БЕЛГЕРТҮ ф. 1) Читләтеп кенә булса да әйтеп сиздерү, аңлату, яшереп калдырмау. Юк, юк, аңарга әйтергә һәм белгертергә ярамас, башкача бер хәйлә табарга кирәк. Ш.Мөхәммәдев. Катыга бәрелеп, азрак тез башы яңгыраган булса да, белгертмәдем, тиз генә чыгып киттем. М.Гали. Гомәрнең бу сүзе бетүгә, арада иң кечкенәбез булган Сара да бару турында уйга калганлыгын белгертте: – Әнине сагынмый чыдый алмам шул мин! – диде ул. Ф.Әмирхан. [Йортта калган хайваннар үрдәккә:] «Ләкин, берүк, нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!» – дигәннәр. А.Алиш 2) Сизелер-сизелмәс я аерым билгеләре күрсәтеп тору. Элек җиткән кеше, үзенең элек җиткәнлеген белгертер өчен, кояшның тап уртасында, кадак кагып, бүреген элеп куярга тиеш. Ш.Камал. «Самолёт» конторында пароход килгәнен белгертү өчен флаг та күтәрелде. Ш.Мөхәммәдев. Балаларга бу: «Мин сез наяннарны беләм бит», – дигән сыман хәйләкәр, шуның белән бергә дусларча сердәшлекне белгертә торган караш иде. Ә.Фәйзи. – Һо-һо-һо, – дип, ымлык белән генә белгертә алды Мөхәммәдәмин үзенең тәүге тәэсирләрен, теленә бу гүзәллеккә бәрабәр сүзләр килми торды. М.Әмирханов 3) Билгеле итү, күрсәтү, белдерү. Һәммә урам һәм тыкрыклар бергә килеп кушылган чатта, көтүнең кайда җыелуын белгертеп, чыбыркы шартлады. Р.Мөхәммәдиев. Бу факт Асоевның үз хакын яхшы белүче, эшлекле, кешене погонына карап кына бәяләми торган киң күңелле булуын белгертә иде. Х.Камалов 4) сөйл. Аңлату, җиткерү. Ата-бабаның Еллар көч түгеп Тапкан гыйльменнән Безгә син белгерт! Н.Исәнбәт Белгертә башлау Белгертергә тотыну. Татарлар ушбу заманда үзләренең дөньяда барлыкларын белгертә башладылар. Г.Тукай Белгертә төшү Тагы да бераз белгертү Белгертеп алу Бераз, кыска гына белгертү. Ул, башын чайкап, гаҗәпкә калуын белгертеп алды. Х.Камалов Белгертеп бетерү Күп кешегә яки барысын да ахырга кадәр белгертү. Юк, дусты гына түгел иде Хәмәт! «Дус» дигән бер кыска гына сүз аларның бер-берсе өчен кем булганлыгын әйтеп, белгертеп бетерә аламы соң?! М.Вәли-Барҗылы Белгертеп калу Белгертергә өлгерү, белгертергә ашыгу. Әйтерсең ул элек үзе дә аңлап, белеп бетермәгән һәм әйтеп өлгермәгән хисләрен белгертеп калырга теләгән. Р.Нуруллина Белгертеп кую Алдан белгертү. Икенче көнне, ашханәдән кайтып, чәй эчәргә утырыр алдыннан, Сабир белгертеп куйды: – Җегетләр, чәйдән соң беркая чыгып китмәгебаз, сөйләшәсе сүзләр бар. А.Алиш Белгертеп тору 1) Әледән-әле, еш белгертү; бертуктаусыз белгертү. Безнең матбугат чаралары да аңа битараф калмады, үз фикерләрен белгертеп тордылар. М.Әмирханов. Әлеге истәлекле бүләкләре белән Бакый Урманче бүген дә үзенең барлыгын белгертеп тора. У.Альмеев 2) Әле, хәзер белгертү. Шартлау утлары гына төн караңгылыгында зилзиләнең кай төштә икәнен белгертеп тора... Х.Камалов Белгертеп үтү Сүз уңаенда белгертү. Соңгы сүз итеп, аның иҗатын һәм исемен киләчәк буыннарга саклау кирәклеге турындагы фикерләремне дә белгертеп үтим. Л.Хәмидуллин |