БЕЛӘҮЛӘНҮ ф. 1) Беләү шикелле шома, тигез, ялтырап тору. Ак ватман кәгазь өстеннән узган карандашның кара графит эзе, тәрәзәдән төшкән кояш нурларында, беләүләнеп, шомарган таштай ялтырый. Н.Хәсәнов

2) Майланып ялтырап кату. Якасы беләүләнгән күлмәк, ямаулы чалбар кигән. Ю.Әминов. Фәргиз аны [пычакны] беләүләнеп каткан фуфайка чабуына ышкыштырып алды. З.Фәйзуллин

Беләүләнеп бетү Тәмам майланып кату, беләүләнү. Өстендә --- фронттан кайткан вакытта киеп йөри торган зәңгәр галифе чалбар белән зәңгәр гимнастёрка түгел, ә иске гражданский чалбар да беләүләнеп беткән пинжәк. Аягына да, элекке ялтырап торган хром итекләр урынына, кыршылып беткән кирза итек кигән. В.Нуруллин

Беләүләнеп калу Күпмедер вакыт узгач, ниндидер сәбәп белән беләүләнгән хәлгә килү

Беләүләнеп тору Беләү кебек күренү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә