БЕЛӘК и. Кулбаш белән беләзек арасы. Бервакытны сул беләгем тартышып китте. Ә.Айдар. Әгәр берәрсе аларның каршыларына барса, бу күләгәләрнең хатын-кызлар булуын, аларның беләкләрендә – ак җиңсәләр, алларында – ак алъяпкычлар, иңбашларында ураклар булуын күрер иде. И.Гази. Нәфисә үзенең беләгендә аның ирләрчә нык кулын, чәченә сулышы бәрелгәләп китүен тоеп бара. Г.Бәширов ◊ Беләк талдыру 1) Кул ару. Беләкләрем талды, йорт таланды. Н.Исәнбәт; 2) күч. Гомумән эшләү |