БЕЛӘЗЕК и. 1) Беләк белән кул чугы тоташкан буын тирәсе. Аңа әтидән беләзеккә эләрлек итеп элмәк куйдырдым. Г.Ибраһимов. Ниһаять, Пахомов, авыз эченнән генә нидер сөйләнеп, кул сәгатен күзләренә китерде, беләзегендә зәңгәрсу чаткы җемелдәп китте, аннары күк йөзенә каранды. Г.Бәширов. Исламгали – колхозның менә дигән тракторчысы – сугышта ике кулын беләзектән өздереп кайткан иде. М.Мәһдиев

2) Беләккә кия торган бизәнү әйбере, беләк йөзеге. Әлфия, диван кырыена сөялер-сөялмәс, вак мәрҗәннәр тезелгән беләзеген шудыргалап, бер – стенага, бер беләзегенә карый-карый сөйли, аның чибәр йөзе бик тиз үзгәреп тора иде. Г.Бәширов Әбинең ике кулында да – көмеш беләзекләр. Р.Мирхәйдәров. Хатын-кызлар кулларына – беләзекләр, балдак, йөзекләр, муеннарына төрле ташлар асарга яратканнар. Г.Гобәйдуллин

3) Кул сәгате бавы. Ферма эшчесе Хәбирәгә беләзеге-ние белән саф алтын сәгать тоттырып куймасыннармы! М.Хәсәнов

4) Кул, өс киемнәренең кул чугы белән беләк тоташкан буынны каплый торган өлеше, җиң очы, манжет. Барлык размерлар өчен дә үлчәүдәге беләзек әйләнәсенә 4 сантиметр кушарга. Йорт эшләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә