БЕЗНЕ’ҢЧӘ рәв. 1. 1) Без уйлаганча, без теләгәнчә. Тегенең намазлык өстендә думбра чиртүен бик еш уйнавыннан киная итеп алуы бер дәрәҗәдә яраса да, намазның безнеңчә түгеллеген, юри, Газизәне шикләндерер өчен сөйләде. Ш.Камал. Әүвәл заманда пәйгамбәрләрне дә, кавемнәре азган кешеләр, безнеңчә тормыйлар, безнеңчә йөрмиләр, дип гаеп иткәннәр. Ф.Әмирхан

2) Үзебезнең телдә. Алманнар түгел, әмма безнеңчә ярыйсы гына бытылдыйлар инде. Т.Әйди. « Мадам», дип әйткән сүз, безнеңчә, «абыстай», дигән сүз була. Ш.Камал. [Хатын:] Урыс халкы дисәң – безнеңчә сөйләшә беләләр, мөселманнар дисәң – аңламыйлар, охшамыйлар. Ф.Әмирхан

2. с. мәгъ. 1) Безгә фикердәш, безгә иш, без теләгән. Чын безнеңчә матур милли көй. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә