БЕЗНЕКЕ а. 1. Беренче зат, күплек сандагы зат алмашлыгыннан ясалган тартым алмашлыгы; предметның аның хуҗасы булган безгә нисбәтләнүен белдерә. Аннары дөнья, беләмсез, безнеке! Аннары рәхәт – Ходайсыз йөзнеке! Ш.Бабич. Ерактан караганда, түбәнең уң кыегына орынып күренгән йорт – безнеке. Ә.Гаффар 2. и. мәгъ. Безгә караган әйбер(ләр), кеше(ләр), безгә мөнәсәбәте булган күренеш. – Анда безнекеләргә әйт! – диде. Г.Бәширов. Шулай да аңа бу картина бик ошады: безнекеләр фашистларның кирәкләрен бирделәр. А.Шамов. Безнекеләр кайда да югалмас, янәсе. Татарстан |