БЕЗЛӘ’Ү I ф. 1) к. безелдәү. Чаңнар чыңы яуга чакырганда, Чебен булып безләр үлем. З.Нури

2) күч. Колак төбендә бертуктаусыз ризасызлык белдереп сөйләнеп тору

Безләп йөрү Якын-тирәдә бертуктаусыз безләү. Арзу тамбур белән чиккән алъяпкыч бәйләде исә, Кәримә дә кигәвен чорындагы симез тана күк безләп йөри башлый. А.Гыйләҗев

Безләп тору Бертуктаусыз безләү. Ә янәшәсендә – Эч пошырып һаман безләп тора; Әйтерсең лә йөрәксенгән шөпшә: Тешләргә дип, бер җай эзләп тора. Г.Сәгыйров. – Колак төбендә туктаусыз безләп торуыңны ишетмәс өчен эчәм дә, – ди әти. Э.Шәрифуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә