БЕЗКОЙРЫК и. Үрдәкләр семьялыгыннан, койрык очында ике нечкә озын каурые булган кыр үрдәге төре; русчасы: шилохвостка. Якынча шулкадәр үк [15 төр] язгы яки көзге очып килү яки очып китү вакытында, безнең сулыкларга ял итәргә төшүләре күзәтелә. Бакылдык чүрәкәй, сызгырак чүрәкәй, безкойрык, киң томшыклы үрдәк, аккүз чумгалак, кызыл башлы чумгалак – бездә гадәти үрдәкләр, ә менә диңгез чумгалагы, зур чумгалак, турпан безнең территория аша үтешли генә очрыйлар. И.Рәхимов |