БЕЗЕЛДӘ’Ү ф. «Без-без» итү, «без-без» итеп тору; югары дулкында яңгырашлы нечкә озын аваз чыгару. Ә хәзер аңа кубыз тавышы очкан чебен канатының безелдәве сымак кына тоела. Г.Ибраһимов. Безне чынлап та немецлар күреп алды: ике пуля, безелдәп, безнең яннан ук үтеп китте. И.Гази. Орчык һаман күңелле итеп безелди, мич артындагы чикерткә чер-чер итеп тора, ә Фатыйма, көйгә салып, сөйли дә сөйли. И.Гази Безелдәп алу Бераз гына, аз гына вакыт эчендә безелдәү . Трубка башта нигәдер чыелдап-шыелдап торды, үрмәкүч пәрәвезенә эләккән кигәвен кебек усал безелдәп алды. Г.Мөхәммәтшин. Комендант ханымның нечкә тавышы, пәрәвез ятьмәсенә эләккән чебен кебек, безелдәп алды. М.Галиев Безелдәп җибәрү Кинәт безелди башлау Безелдәп йөрү Якын-тирәдә генә туктаусыз безелдәү. Бөтен җирдә күбәләкләр уйный, бал кортлары, төклетуралар безелдәп йөри. Г.Бәширов. Теләсә нәрсә сөйләнеп, чебен кебек безелдәп йөрмәсен, маңка! Н.Фәттах Безелдәп кую Кыска гына вакыт эчендә бер тапкыр безелдәү Безелдәп тору 1) Бертуктаусыз, гел безелдәү. --- колак төбеннән, сазлы болын озынборыннары кебек, «кәтүк», «кәрлә», «карсак» дигән эчпошыргыч сүзләр китмәде, гел безелдәп торды. Р.Сибат 2) Әле, хәзерге вакытта безелдәү. Әле балкортлары, кигәвен-черкиләр тирә-юньдә безелдәп торса да, инде урмандагы элекке җанлылык сүнеп бара. Ф.Садриев Безелдәп узу Яннан безелдәгән тавыш чыгарып үтеп китү. --- колагына бодай кыякларының, нечкә мыеклары белән бер-берсенә кагылып, чикерткә сайраган сыман чыңлаулары, өстән бал кортларының безелдәп узуы ишетелә. Г.Бәширов Безелдәп үтү к. безелдәп узу. --- бернинди хәрәкәт, бернинди тавыш-тын юк. Колак яфрагыма орына язып, ялгыз бал корты гына безелдәп үтте. Ф.Шәфигуллин Безелдәп яту к. безелдәп тору. – Тор, тор, хәзер безелдәп ятма, алдан уйларга кирәк иде, – диде. Ф.Тарханова Безелди башлау Безелдәргә тотыну. Нәзек, эчпошыргыч тавышлары белән, черкиләр безелди башлады. Д.Гайнетдинова Безелди төшү Бераз безелдәү; тагын да безелдәү |