БЕЗ II а. 1) Беренче зат алмашлыгының күплек формасы; сөйләп торучының үзе белән бергә бертөрле үк уйлый, фикерли, сөйли, нәрсәне дә булса бергә эшли торган затларның берлеген белдерә. Без, акны-караны күрмәстән, кая басканны белмәстән, Зәңгәр Чишмәгә чаптык. Г.Ибраһимов. Әгәр кешене яхшы итү безнең кулдан килә торган булса иде, без инде аны алтыннан ясап куйган булыр идек. Г.Камал. – Безнең мәрхүм әткәй әйтә торган иде, – диде Гарәфи абзый, тәмәкесен суыра-суыра, – алтынны – тоткан таныр, дияр иде. Г.Әпсәләмов 2) Үз ишләреңне башкалардан аерып күрсәтү өчен кулланыла. Без – җиде егет, җиде сугышчы, аның салмак, ләкин аз гына гыжлап чыккан картларча тавышын сулуларыбызны алмыйча тыңлап тордык. А.Шамов. Әле без татарларда --- гармонияләр төрлечә булса да зарар юк. Совет әдәбияты 3) Иҗтимагый-сәяси һәм фәнни-публицистик әсәрләрдә автор сөйләмендә авторның үзен белдерә. Менә без хәзер шул кешеләр ясаган тәртипләрнең турылыгы, кәкрелеге хакында сүз сөйләмәкче булабыз. Г.Тукай. Ш.Камалның беренче әсәре булган «Уяну»да ук инде без аңа чаклы татар әдәбиятында сирәк чагылган эшче тормышын очратабыз. М.Җәлил 4) юг. Кайбер очракларда сөйләүченең үз дәрәҗәсен, үз абруен белеп сөйләвен белдерә. Без, җиде икълимнең ханы, боерабыз. Әкият |