БЕЗ I и. 1) Тишек тишү өчен кулланыла торган, сапка утыртылган, үткен энә сыман нәзек очлы металл чыбык 2) Төрле коралларда: очлы штоклар, тишкечләр ◊ Без белән кырыну Бик гади корал белән дә эшне үтәп чыга алу. Без белән чәнечкән кебек булу, без булып кадалу 1) Кинәт бик каты авырттыру, кинәт көчле авырту тою; 2) Күңел әрнү, күңел рәнҗү. Без борын(лы) Очлы борын(лы). Безгә бастыру (баскандай итү) Бик нык ачулану; җәзага тарту. Без каккан Бер урында тик утыра белмәүче турында. Без күз Күзәтүчән, игътибарлы кеше |