БЕГО’НИЯ и. лат. (ботаника белән кызыксынучы француз М.Бегон исеменнән алынган). Бегониячәләр семьялыгыннан, эре, чуар яфраклы, матур чәчәкле тропик һәм субтропик үсемлек; миңле гөл; карабодай гөле. Әнә теге бегония --- яфрактан үрчи. Г.Мөхәммәтшин. – Роза, ландыш, сирень, гладиолус, пион, эдельвейс, бегония... – Рәхмәт сезгә, җирдә утыз мең төрле чәчәк үсә, барысын да санап бетерә алмассыз. К.Кәримов |