БЕГЕМОТ и. бор. яһүд Күшәүче партояклылар семьялыгына караган, Африканың төче сулыкларында яши торган, зур гәүдәле һәм кыска аяклы имезүче хайван; гиппопотам. [Зоопаркка] Беркөнне Шукбай да килгән, Уйнарга дип туп тоткан. Шул тубын ул читлек аша Бегемотка ыргыткан.Ә бегемот нишләгән соң? Тупны капкан да йоткан. Шукбай өйгә кайтып киткән, Бегемотны оныткан. И.Юзеев. Гадәти бегемот белән чагыштырганда, кәрлә бегемотны «сусөяр» дип атап булмый. Кызыклар дөньясында |