БӘЯСЕЗЛӘНҮ ф. 1) Әйберләрнең, хезмәтнең бәясе төшү, арзанлану. Доллар бәясезләнү 2) күч. Бәясен, кыйммәтен югалту Бәясезләнә төшү Бераз бәясезләнү Бәясезләнеп алу Кыска гына вакыт эчендә нәрсәгә дә булса бәя төшү, аннан яңадан күтәрелү Бәясезләнеп бетү Бөтенләй бәясезләнү Бәясезләнеп китү Кинәт бәясезләнү. Гаиләсе, үзенекеләр белән тупасрак тота, нервылары уйный, ничектер бәйсезләнеп, хәтта бәясезләнеп китә. Г.Хөсәенов Бәясезләнеп тору Әледән-әле бәясезләнү |