БӘЯСЕЗ с. 1. 1) Бәясе билгеләнмәгән, хакы күрсәтелмәгән. Бәясез товар 2) күч. Бик арзан. Ул елларда акчаның бәясез чагы булса да, Әбүзәр абзый, уйлый-уйлый да, кыйбатсынып, [киекне] алмый китә. Г.Әпсәләмов 3) күч. Бәя биреп бетергесез; бик әһәмиятле; мөһим. Бәлзәмле бу суның бихисап шифасы, Сатылмый ул су тик, бәясез бәһасе! Ә.Синугыл-Куганаклы 2. кис. мәгъ. Бик, гаять, чиктән тыш. Дөньядан ул карт берничә сәгатькә яки тәүлеккә генә китеп торган да тормышның бәясез кыйммәт икәнлегенә төшенгән. С.Сөләйманова |