БӘЯН и. гар. кит. 1. Телдән яки язмача бирелгән аңлатма. – Сиңа бай булу мөмкиндер, – дип, бәянга кереште Әбүзәр бәк... М.Акъегет 2. с. мәгъ. әд. Булган хәлләрне, вакыйгаларның сюжет җебен нык тотып, эзлекле сөйләп чыккан. Аның беренче ике китабы – тасвир-проза, соңгысы – бәян әсәр. Р.Сибат 3. бәянында бәйл. функ. Турында, хакында. [К.Насыйри] 1871 елга «Календарь»да «Халык арасында тәҗрибә буенча көн вә һава үзгәрүнең галәмәтләре бәянында» дигән баш астында, күк җисемнәренең, хайваннар һәм кошларның үз-үзләрен тотышларына карап, һава торышының нинди булачагын билгеләүче 81 сынамыш китерелгән. Х.Мәхмүтов |