БӘЯЛЕ с. 1) Бәясе билгеләнгән, хакы күрсәтелгән (сатучылык эшендә) 2) күч. сөйл. Кыйммәт, хакы югары. Әллә шулкадәр галәми тәртип, әллә шулкадәр бәяле мохит күреп, Җәүдәт үзен очыш хәлендә тоя башлады. А.Хәлим. Бар булган бәяле җиһазларны, финанс кәгазьләрен, керем-чыгымнарны тикшереп чыккач, миннән художник ясаган плакатларны таптыра башлады [ревизор Таҗи]. Н.Хәсәнов 3) күч. Кадерле |