БӘЯЛӘ’Ү ф. 1. 1) Бәя ( 1, 2 мәгъ.), хак кую, бәясен билгеләү. Ишан, исәпләп карап, бүлмә ясауны биш мең алтынга бәяләгән. Э.Касыймов

2) Берәр эш, хезмәт турында, аның уңай һәм тискәре якларын, әһәмиятен күрсәтеп фикер әйтү. Ә үзебез яшәгән табигатькә мөнәсәбәт, аны ерткычларча туздыру, күрәләтә агулауны, суларга һава булмаган шәһәрләрдә, халыкны алдап-йолдап, тагын, тагын, тагын яңа химия гигантлары торгызуны ничек бәяләргә?! Г.Үзиле

3) күч. Кадерен белү. Ачыны белмәгән татлыны бәяли алмас, диләр. А.Гыйләҗев. Асылда, дөрес бәяли белгән яшь галим, аның хезмәтен тәкъдим итәргә ярый... Ә.Еники

2. и. мәгъ. икът. Бәя ( 1 мәгъ.) кую эше, бәясен билгеләү эшчәнлеге (товарның, милекнең). Биш көндә торакны бәяләү үткәрелә икән – 3,5 мең сум, ә ашыгыч рәвештә бер тәүлектә үткәрү 4,5 меңгә төшәчәк. Мәгърифәт

Бәяләп бетерү 1) Әйберләрнең һәммәсенә бәя куеп чыгу; тулысынча бәяләү

2) к. бәяләп җиткерү. Сине Казанда бәяләп бетермәгәннәр, дип уйлыйм. Татарстан

3) күч. Әһәмияте искиткеч зур, мөһим, төгәл бәя кую мөмкин түгел, мәгънәсендә. Бу нәрсә [кенәзлекләрне берләштерү] Новгородның хәрби-сәяси хәлен бәяләп бетергесез дәрәҗәдә ныгыта. М.Гайнетдинов. Г. Кариевның режиссура гына түгел, ә гомумән татар театрының барлыкка килүе һәм үсешендәге ролен бәяләп бетерү дә кыен. М.Арсланов

Бәяләп җиткерү Тиешле бәя бирү, тиешенчә бәяләү. Алар бәяләп җиткермәделәр, адәм баласының күңеле – нәкъ көзге кебек ул: эчтәге хисләр икесенең дә гамәл-кыланышларыннан ук чагылып тора ---. З.Хөснияр

Бәяләп кую Алдан бәяләү. [Сәвилә:] Аның күңеле керсез, апа. [Сәрвәр:] Керсез, диме? И бәяләп куйды. Н.Гыйматдинова

Бәяләп тору Даими рәвештә бәя бирү. Шуның аша Сөенбикә образына салынган мәгънәләр тагын да күбәя, ә Ай кызы вакыйгаларны күзәтеп һәм бәяләп торучы кебек кабул ителә. Д.Заһидуллина

Бәяләп узу 1) к. бәяләп чыгу. [Җәмилә] Җантимернең сынын карашлары белән бәяләп узды. Ф.Яхин

2) Билгеле бер төрдәге нәрсәләр белән беррәттән, сүз уңаенда әйтеп, билгеләп үтү

Бәяләп үтү к. бәяләп чыгу. Шулай да элек игътибар үзәгенә алынмаган, «вак-төяк» саналган, өстән-өстән генә бәяләп үтелгән кайбер күренешләрне яңачарак тәфсилләү ихтыяҗы көн үзәгендә тора. Т.Галиуллин

Бәяләп чыгу Билгеле бер чорны, тирә-юньне, һәрьяклап, башыннан алып ахырына кадәр, тоташтан бәяләү. Сал-Сал сәүдәгәр шул чагында гына тирә-юньне күзләп, бәяләп чыкты. В.Имамов. Төрки халыклар тарихын, фольклорын, күпсанлы чыганакларны өйрәнеп, борынгы кулъязмаларны барлап язылган хезмәт милли сәнгать тарихын чишмә башыннан алып күзәтеп, бәяләп чыгуны күз алдында тотып уйланыла. Д.Заһидуллина

Бәяли бару Һәммәсен, булган берсен бер-бер артлы бәяләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә