БӘЯЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. бәяләү. --- бу дәүләт бик түбән мәдәниятле, күчмә дәүләт дип бәяләнә. М.Мәхмүтов

2) күч. сөйл. Кыйбатлану, бәясе күтәрелү

Бәяләнә бару Бәяләр көннән-көн күтәрелү

Бәяләнә тору. 1) Һәрвакыт, гел бәяләнү. Ә менә Кояш борынгы төрки халыклар өчен «Гөл анасы» дип бәяләнә торган булган. К.Гыйззәтов

2) Әледән-әле бәяләр күтәрелү

Бәяләнә төшү Бераз бәя күтәрелү

Бәяләнеп бару Бер-бер артлы бәяләнү; һәр очрак бәяләнү. Аерым урыннарда казанлыларның холык-фигыле автор-хикәяләүче авызыннан да бәяләнеп бара. Д.Заһидуллина

Бәяләнеп бетү Бәяләр бик югары булу

Бәяләнеп җитү Тиешле бәя алу. Үз вакытында бәяләнеп җитмәгән, ләкин киләчәктә чын бәя алучы язучылар белән ничек? Андыйлар да бар бит. Т.Миңнуллин

Бәяләнеп килү Күптәннән, электән үк, системалы бәяләнү. Әле генә без, бу төшенчә гомумән уңай бәяләнеп киленде һәм бүген дә шулай булырга тиеш, дидек. И.Низамов. A. Әхмәдуллинның гыйльми, тәнкыйди, педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлеге җәмәгатьчелек, рәсми оешмалар тарафыннан һәрчак уңай бәяләнеп килде. Х.Миңнегулов

Бәяләнеп тору Һәрвакыт, гел бәяләнү. Бу елларда Ш.Маннурның һәр адымы тикшерелеп, идеология күзлегеннән бәяләнеп тора. Р.Зарипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә