БӘЯ и. фар. 1. 1) Әйберне, мөлкәтне сатып алу өчен билгеләнгән акча суммасы, хак. Мәкәрҗәдән килгән кызыл товар, Бәяләре алай зур түгел. Җыр. Бәясе ун тапкырга арткан егерме тиенлек тә күптән инде беркемне кызыктырмый ---. Р.Мирхәйдәров. Барлык товарларның бәясе күтәрелгәндә, хакыйкать бөтенләй бәһасен югалтты. Ф.Садриев. Нефтькә бәяләр һәркөн диярлек сикереп тора. Юлдаш

2) сөйл. Эш өчен түләү, хезмәт хакы. Шәрифулла мичне төзәтергә кирәк тапты, шунда ук алар бәясен дә килештеләр. А.Шамов. Ул да шатланды, ләкин, тәрҗемә бәясенә килеп җиткәч, бу икенче төрле сөйли башлады. Т.Гыйззәт

3) Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләүдә: билге. Практикага бәяне шуңа карап куячаклар, киләсе кышка стипендияне дә шул хәл итә. И.Низамов

4) Кешенең яки берәр нәрсәнең уңай һәм тискәре яклары, әһәмияте турындагы фикер, хөкем; бәяләмә. Синең сынау узган, басылган, әйбәт бәя алган әсәрләрең бар. Таныш өянкеләр. З.Мансуровның бу әсәре турында матбугатта бәяләр аз булмады. М.Мәхмүтов. Һәрбер әйберне үземчә укып барам, укыйм да, шундук, читенә үземнең бәямне, фикеремне яза барам. Х.Туфан

5) күч. Кадер, дәрәҗә. Сез үзегезнең бәягезне белеп эш итегез. А.Расих. Егет үз бәясен белә. Ю.Әминов

2. рәв. мәгъ. сөйл. Кыйммәт, югары хактан. Юләр бәя сорый, акыллы юнь бирә. Мәкаль. Ләкин Питер кебек шәһәрләрдә, аңлавымча, мондый бүләк бәя тормый – татарча укырлык кешеләре бик чамалы. Идел

◊ Бәя каеру Нәрсәнең дә булса бәясен күпкә арттырып сату. Әнә теге профсоюз башлыгы тәмам азды – һәр тауар өчен икеләтә бәя каерды. Ф.Баттал. Бәя күтәрү Дәрәҗәсен, абруен күтәрү. Күрче әле моны, үз бәясен ничек күтәрә! А.Иванов. Бәя тору Кыйммәт булу, хакы югары булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә