БӘЭЛДӘ’Ү ф. «Бә-ә», «бәэ» сыман тавышлар чыгарып кычкыру . Бәэлдәп, сарыклар, теркелдәп йөгерә-йөгерә, бәрәннәр ишегалдына килеп керделәр. Р.Кәрами. Урам тарафыннан бәэлдәп һәм мөгрәп ихата эченә килеп кергән малның ачык тәрәзә аша үҗәтләнеп кергән тавышы белән кайнаша иде ул хәзер. А.Хәлим

Бәэлдәп алу Бераз гына бәэлдәү

Бәэлдәп йөрү Әле, хәзерге вакытта, төрле урыннарда бәэлдәү. Сарык битлеге кигән Бүре Бүртәй бәэлдәп йөри. Л.Лерон

Бәэлдәп кую Бер тапкыр бәэлдәгән тавыш чыгару. Эңгер-меңгер иңеп килә, урам арты каралтыларында сыерлар мөгри, сарык бәрәне бәэлдәп куя. М.Хәбибуллин

Бәэлдәп тору Бертуктаусыз бәэлдәү

Бәэлди бирү Һичнәрсәгә карамыйча, бәэлдәүне дәвам итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә