БӘҺАСЕЗ с. Бәя биреп бетергесез, бик кадерле. Үз тавышын ишетүе хәзер дә бәһасез сөенеч икәнлеген яшерми Мисбах солдат. М.Хуҗин. И яшьлек, син – бәһасез энҗеләрдән торган таҗсың! Р.Әхмәтҗан. Шундый бәһасез югалтудан соң, тәгаен, күз яше түгәдер Хак-Тәңре!!! К.Латыйп. М.С.Кузнецов югары сыйфатлы, бәһасез дәрәҗәдә кыйммәтле фарфор эшләп чыгарган. Сөембикә |