БӘҺА и. фар. к. бәя. Мисыр малы аңа бәһа булалмады.... Кол Гали. Бәһасе нәкъ шулай – ун алтын. Ф.Латыйфи. Үз бәһасен үзе белмәгән хатын-кызның, кайчан да булса, күзләре бер ачылырга тиештер ләбаса. Г.Галиева. Антошкага һәр язган юлы өчен бәһане арттырдылар, ә бер атнадан аны редактор чакырып алды. А.Толстой

◊ Бәһасе – сукыр бер тиен Кыйммәте, кадере булмаган. --- минем ише климатологларның бәһасе – сукыр бер тиен. А.Тимергалин. Бәһа төшү Кыйбатка төшү. – Биш тиеннән – кыйбатрак булыр бит, әй. Бу мал болай да бик бәһа төште безгә, – дип бетәшеп азаплана купец. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә