БӘХИЛЛӘШҮ ф. 1) Бер-береңне бәхилләү, гафу итү. Югалган дусларыңны эзләү – үзеңне эзләү ул. Әгәр кеше кечкенәдән уйнап үскән, бергә укыган, эшләгән, яшәгән, бәхилләшкән дусларын, якыннарын һәм туганнарын, яңадан исән-имин җыеп, зур очрашу оештыра алса, аның бөтен биографиясе, энәсеннән җебенә чаклы, югалмыйча, әйләнеп кайтыр иде. К.Кәримов

2) Бөтенләйгә аерылышканда саубуллашу. Нишләп алай бәхилләшәсең, нәрсә булды, бу – нинди халык? Т.Таһиров. Бәхилләшкән сыман баш иям мин, Дулкынланган яшьлек дөньяма. Һ.Такташ

3) Вафат булу, якты дөньядан китү. Миңзифа инәебез бу дөнья белән йөз дә өчне ачып бәхилләште. М.Кәрим

4) күч. Араларны өзү, аралашудан туктау. Өйгә исән-сау кайтырмын, дип өмет тә итеп килмәдем, балаларымны, соңгы тапкыр, дип сөеп, бәхилләшеп килдем. Л.Гыймадиева

5) күч. Мәңгегә югалту, мәхрүм калу. Кара аны, Хуҗага әләклисе булма. Югыйсә дөнья белән бәхилләшәсеңне көт тә тор. Ф.Яруллин

6) күч. Башка алынмау, нәрсәдән дә булса баш тарту, башкача эшләмәү. Ул зимагурлык, бурлык тормышы белән мәңгегә бәхилләшергә уйлый. М.Гали

Бәхилләшеп калу Бәхилләшергә өлгерү. Менә алар, җитәкләшеп, берәм-берәм, Маһинур абыстай каршыннан үтәләр, гүя аның белән күрешеп, бәхилләшеп калырга телиләр. Ф.Бәйрәмова

Бәхилләшә башлау Бәхилләшергә тотыну. Тәкъдиренә буйсынып, укытучы, елый-елый, үзенең дөньяда иң газиз, кадерле кешеләре белән бәхилләшә башлады; балаларым Алия, Хәнәфи, Асия, Хәлил... хушыгыз, бәгырь кисәкләрем, игелекле булып үсегез... Т.Мөбарәков

Бәхилләшеп тору 1) Әле, әйтү вакытында бәхилләшү

2) күч. Хәзергә, әлегә баш тарту, вакытлыча читкә куеп тору

Бәхилләшеп чыгу 1) Һәммәсе белән, һәрберсе белән берәм-берәм бәхилләшү. Күз карашым бәхилләшеп чыгар, ярлыкаулар сорап һәммәгездән. Г.Сәлим. Михаил Ярославич боярлар һәм дин әһелләренең һәркайсына кул биреп бәхилләшеп чыкты: – Мәңгелеккә аерылу шушы булсын! Р.Вәлиев

2) Аерылыр алдыннан, якыннар белән бәхилләшергә өлгерү

Бәхилләшеп яту Әле, хәзерге вакытта бәхилләшү. Төнлә белән хәлем хәл булды, мин инде, кеше буласыма тәмам өметем өзеп, газизләрем белән, фани дөнья белән бәхилләшеп яттым. К.Миңлебаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә