БӘХИЛЛӘ’Ү ф. 1) Гафу итү, кичерү. Их, соңгы вакытта үзем барып карый алмадым – Зөбәерем бәхилләрме икән... М.Хуҗин. Ә ул моны үзенең яшьлеге, Даниялга кайнар күңел җылысы белән бәхилләргә тиеш. З.Фәйзи. Кичер, гафу ит син мине, остаз, бәхиллә син мине!.. К.Латыйп 2) Риза булу, ризалык белдерү Бәхилләп бетерү Тулысынча бәхилләү. Болай да игелегегезне ничек бәяләп, бәхилләп бетерербез? Н.Әхмәдиев Бәхилләп йөрү Әле, хәзер бәхилләү. Аның баласын бәхилләп йөр син, ә ул, күзен дә йоммый, ажгырып, өстеңә килә. Р.Низами Бәхилләп кую 1) Алдан бәхилләү 2) Тиз генә бәхилләү. Кайтуыгызны белдереп, өй нигезен бәхилләп куйыйк. Г.Гыйльманов Бәхилли бару Һәрберсен һәм һәр очракны бәхилләү Бәхилли килү Әлегәчә һәммәсен бәхилләү |