БӘХИЛЛӘТҮ ф. Өстәге бурычны кайтарып, ризалату; канәгатьләндерү. Җаныемның хәтере калган, ничек бәхилләтергә? Г.Тукай. Су анасы Сылубикә, Су атасы Сарысакал, Кагылма, сугылма, Шушының белән бәхилләтәм. Ырым Бәхилләтеп җибәрү Тиешлесен, әҗерен бирү. Кызга пәлтә аласы бар иде. Тиз генә бәхилләтеп җибәр әле, энем. Ф.Абдуллин Бәхилләтеп йөрү Һәрвакыт, гел бәхилләтү. Догаларыңны укып, урман иясен бәхилләтеп йөр... Бөтиләрең яныңда булсын... Г.Гыйльман Бәхилләтеп килү Электән үк, күптәннән бирле бәхилләтү Бәхилләтеп тору Әледән-әле бәхилләтү. Туганнарыгызга, якын кардәшләрегезгә игътибарлы булыгыз, аларны кадерләгез, бәхилләп-бәхилләтеп торыгыз, яныгыздан ерак җибәрмәгез. Г.Гыйльман |