БӘХИ’Л БУЛУ ф. 1) Кемнеңдер эш-гамәленнән риза булу; гафу итү, кичерү. «Кайтуыма ышанмыйм, бәхил булыгыз»,– дип яза. Кайта алмый, шундагы газаплардан мантый алмый, мәрхүм. Р.Әхмәтҗанов

2) Саубуллашу. Бул бәхил, нурлы Казаным! Айрылам, Синдә бар сөйгәннәремне калдырам. С.Сүнчәләй. Хушыгыз! Кабат күрә алмасам, бәхил булыгыз! Менә соңгы йортлар, соңгы өянке башлары күренмәс булды. Г.Сабитов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә