БӘХИЛ хәб. сүз фар. 1) Гафу итү, кичерү. Без китәбез, бәхил, без китәбез, Китәргә без хөкем ителгән. Ә.Гадел. Мин әзермен, әзер бәхилгә дә, Мин әзермен, әзер тәүбәгә. Ә.Гадел

2) Риза булу, ризалашу. Мәңге дә бәхил түгел, – Бәхетсез булсаң әгәр! Х.Туфан. Сөю – дәрья ярларына тулмый, Аккан суга кабат кереп булмый, – Ярда калам... Бәхил шушыннан. Н.Гамбәр. Шушы вакыйганы янәдән тәфсилләп язмасаң, һич тә бәхил түгел. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә