БӘХЕ’Т ЧӘЧӘГЕ и. диал. бот. Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан, сары чәчәкләре себеркәчкә тупланган озын сабаклы үләнчел үсемлек; алтын камчы; русчасы: золотая розга, золотарник. Бәхет чәчәге – бу үсемлекнең чәчәккә бөреләнгән ботагын, өзеп, стенага яки түшәмгә кыстырып куялар. Бөреләре ачылса, бу йортка да бәхет ачыла, имеш. Ырым |