БӘХЕТСЕЗЛЕК и. 1. 1) Бәхетсез булу, бәхеттән мәхрүм калу. Гаҗәпләнә, соклана белмәү – бәхетсезлек. Ф.Сафин. Бөтен бәхетсезлек синең азгынлыктан башланды. Н.Гыйматдинова. Матурлык, сөйкемлелек бәхет булган кебек, ямьсезлек тә – зур бәхетсезлек шул. Ф.Яруллин 2) Аерым бер уңышсызлык; күңелсез хәл. Мин, гарьләнүдән ут кебек кызышкан йөземне бәхетсезлектән калтыраган кулларым белән каплап, тын, караңгы урамнар буенча ялгызым киттем. Ю.Әминов. Ләкин ни өчен мин безнең арада булган бөтен --- ямьсезлекне, бәхетсезлекне фаш итеп торырга тиешмен? Ә.Еники. Ә, бәлки, ул, берәр бәхетсезлеккә дучар булып, больницага эләккәндер?! М.Маликова. Бәхетсезлек булмый калу – үзе бәхет. Ш.Галиев 2. бәхетсезлеккә кер. сүз функ. Берәр эш яки хәлгә карата канәгатьсезлек хисен белдерә. Бу кошчыкларның бәхетсезлекләренә, беркөнне сыерлары югалган, эзләп-эзләп тә таба алмаганнар. Риваятьләр һәм легендалар. Бәхетсезлеккә, салның койрыгында Әхмәтсафа, ничектер, үзе генә калып, ишкәкне нәкъ вакытында кирәгенчә чумдырып, каерып ала алмый калды. Г.Толымбай |