БӘХЕТЛЕ с. 1. 1) Шатлык, бәхет хисләрен кичергән, шул хисләрне чагылдырган. Белмим, кемдер, нинди бәхетле җандыр ул?! А.Хәсәнов. Җанда егетне көткән бәхетле көннәр һәм әрнү белән катышкан сөю чаткылары гына сибелеп калды. Н.Гыйматдинова

2) Бәхет, уңыш, шатлык китерә торган. Иң бәхетле мизгелләргә бәрабәр музыканы, өйгә кайткач, бер генә тапкыр да уйната алмады, ичмасам. Ә.Баян. Наҗарның тәкъдиргә бераз үпкәләргә хакы бар кебек – ул бәхетле йолдыз тыныч җемелдәгән чакта тумады, ә бөтен җирне калтыраткан залплар, шартлаулар, дөбердәүләр һәм елашлар белән бергә дөньяга килде. Ә.Баянов

2. и. мәгъ. Бәхете булган. Бәхетленең көймәсе корыдан йөри. Мәкаль

◊ Бәхетле авыз Табында затлы, тәмле ризыклар булганда килеп кергән кешегә әйтелә. Бәхетле авыз икәнсең әле, Кәбир якташ. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә