БӘХЕТ и. фар. 1. 1) Тормыштан тулы канәгатьләнү хисе; яшәүгә һәрвакыт канәгатьлек биргән тормыш хәле. Бөтен сәгадәт – менә шул Коръәндә, бөтен бәхет – шул моң гына укыла торган аятьләрдә, шул бар йирдә куркыныч та, кайгы да юк кеби тоелды. Г.Исхакый. Вакытны дөрес файдалану – бәхет, вакытны җилгә җибәрү – бәхетсезлек. С.Поварисов. Бәхеткә лаеклылар бәхетле булсыннар, яхшы кешеләрне бәхет кошы читләтеп үтмәсен. Р.Сверигин

2) Эштәге, тормыштагы һәртөрле уңыш, шатлык. Бәхет матурлыкка карамый. Мәкаль. Бәхетләрен арттырсыннар иде. Г.Гыйльманов. Шәһәрдә кыр казлары килгәнен ишетү, күрү – сирәк очрый торган бәхет. М.Мәһдиев // Яхшы язмыш, тәкъдир. Йа Рабби, бәхет бир!!! Г.Исхакый. Алла сиңа изге бәхет бирсен. Г.Исхакый

3) Шатлык, уңыш, куаныч китерүче. Аның бәхете Язилә булып гәүдәләнде. К.Кәримов. Кара төндә нур иңдергән нинди бәхетем бар! Р.Фәйзуллин. Аның аша ук сине – бәхетемне таптым. Т.Галиуллин. Бәхетемнән, тәхетемнән аерылдым, – Синең гыйшкың шулай тәэсир итте имди! Кол Гали

2. кер. сүз функ. 1) тарт. форм. Бәхетле ( 2 мәгъ.) очрак. Күрсәткән булыр иде, бәхетең әле, әтисенә әйтмәгән. Г.Гобәй. Бәхетең, югыйсә икегез дә күккә оча идегез. Т.Таһиров

2) бәхеткә Нинди дә булса эш яки хәлгә карата канәгатьләнү хисен белдерә. Бәхеткә, егерме елдан соң булса да, шагыйрь үзгәртеп кору таңын күреп өлгерде ---. Таныш өянкеләр. Ләкин, бәхеткә, күпчелекне башкалар – иске язмаларны «дин галәмәте» генә дип түгел, бәлки узган тарихның өйрәнелергә лаек истәлеге, бабайларның тарихтагы тирән эзләре, дип, фәнни дөрес бәяләүчеләр тәшкил итә. М.Госманов. Бәхеткә, җанварлар патшасы башка ерткычлар төсле вакланмый, бүтән терлекләргә тими. Кызыклы дөнья

◊ Бәхет ачкычы Бәхет китерүче, бәхетле итүче. Бәхет ачкычы ул, сез уйлаганча, әллә кайларда, диңгез артларындагы утрауларга күмелмәгән. Ф.Яруллин. Бәхет басу Очраклы рәвештә бәхеткә, уңышка ирешү. Минем бәхет басты: укытучы абый хәзер үз өебездә тора. Ф.Хөсни. Сенаторның бәхете басты. Р.Мирхәйдәров. Бәхете кара булу Күп бәхетсезлекләр күрү. Яктырак йолдыз янадыр, төн кара булган саен; Ядыма Тәңрем төшә, бәхетем кара булган саен. Г.Тукай. Бәхет елмаю Уңышка ирешү. Миңа да бәхет елмаер икән. М.Хәсәнов. Бәхет ишелеп төшү Көтмәгәндә, шатлык-куанычлар килү. Йөзе балкыпмы балкый, әйтерсең лә күктән бәхет ишелеп төшкән. М.Әмирханов. Бәхет иясе Бәхетле кеше. Тукта, ә менә Нурул, асылда, ул кадәр үк бәхет иясе микән әле ул? Р.Фәизов. Бәхет кошы шигъ. Бәхет символы; бәхет китерүче. Бәхет кошы чая оча бит ул, Сыңар канат куып җитә алмый. Ш.Галиев . Рамил, бәхет кошын ауларга чыккан оста мәргән төсле, гел очынып йөрде. В.Имамов. Әйтерсең лә ул тотасы һәрнәрсәгә бәхет кошы кунып, ак каурыен салып киткән иде. Х.Сарьян. Бәхет сәгате сугу Бәхет күрү насыйп булу. Бу самими ялгышу хәзер бигрәк еш искә төшә: җиңел генә кергән зур акчалардан һәм җәзага тартылмауларыннан башлары әйләнгән җинаятьчеләрнең бәхет сәгате сукты. Р.Мирхәйдәров. Бәхет сынау Уңыш өмет итеп тәвәккәлләү. Йә Харис, бәхетеңне сына, курыкма, курыкма! Оттырсаң, үзебез түләшербез. Ә.Еники. Бәхетен сынап карарга булды егетебез. Т.Галиуллин. Бәхет ташу Үз-үзеңне бик тә, чиксез бәхетле хис итү. Бәхете ташудан һәм әсәрләнүдән дөп-дөп типкән йөрәге сикереп чыгар төсле тоелган иде. Р.Мирхәйдәров. Бәхет тәтү Бәхет күрү насыйп булу, бәхетле булу. Мондый бәхетнең тәтегәне юк иде әле. Р.Мирхәйдәров. Бәхет эзләү Яхшы язмышка, уңышка өметләнеп, чит җирләргә чыгып китү. --- төпчек улы, үзе әйтүенчә, ягада, ягъни читтә бәхет эзли иде. К.Латыйп. Бәхет эзләп чыгып киткән балаларның күбесе инде синеке түгел, ят җир кешесе булып китә, ят нәселгә әйләнә, балалары җиде яттан да ятрак булып үсә. Р.Батулла. Без күргәннәр бер гомергә Җитә микән, аз микән? Бәхет эзләп җик чигүләр Сагыш микән, наз микән? И.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә