БӘХӘССЕЗ с. 1. 1) Бәхәсле булмаган, бәхәстән башка үтә торган

2) күч. Дөреслеген исбатларга кирәк булмаган, дөреслеге төгәл расланган. Хакыйкатьнең бу кадәресе – бәхәссез. А.Хәсәнов. Ә инде мәҗлесләргә килгәндә... Ул – анда алыштыргысыз һәм бәхәссез тамада. Т.Галиуллин. «Туктале, шундый бәхәссез хакыйкать булгач, аны нигә тәкрарлап торырга?» – диярсез. И.Низамов

2. кер. сүз функ. Һичшиксез. Бәхәссез, ХХ гасыр башы татар әдәбиятының үсеш юнәлешен билгеләүчеләрнең берсе булган әлеге олы әдипнең мирасы --- дистәләгән язучыга таныш. Ә.Закирҗанов. Бәхәссез, ат шәп, Алмачуар кебек ат Болгарда бер иде, ат караучысы хаклы, әмма бу дөньяда аттан кадерлерәк әйберләр дә бар – тынычлык, дуслык, татулык. М.Хәбибуллин

3. хәб. функ. Шик тудырмаслык, һичбер шөбһәсез. Аның яшерелүе – бәхәссез. М.Насыйбуллин. Телебезнең авыр хәле – бәхәссез, киләчәге – шактый хәвефле, әкренләп югалу куркынычы да юк түгел, билгеле, моңа күз йому гафу ителмәслек сансызлык булыр иде. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә