БӘХӘСЛӘШҮ ф. 1. 1) Берәр нәрсә турында үз фикереңне дәлилләп сүз көрәштерү; дәгъвалашу. Алар әледән-әле бәхәсләшеп, үртәшеп алалар. Ф.Садриев. Гомумән, ул – аз сүзле кеше, тигез, тыныч холыклы, сүз көрәштерергә, шаулап бәхәсләшергә яратмый. Ә.Еники. Консенсус табыйк, бәхәсләшмик. Р.Мөхәммәдиев. Олылардан узып, күкрәк сугып Бәхәсләшмә, җиңмәк дәрт белән. Э.Шәрифуллина

2) Оттырган очракта, нәрсә булса да эшләү шарты белән килешү төзү. Бераздан, оттырышны кайтарырга теләп, Гадел тагын бәхәсләште һәм тагын оттырды. Ш.Рәкыйпов. Бер әрҗә коньякка бәхәсләшә алам. Р.Мирхәйдәров

3) Нәрсә беләндер көрәшү, нәрсәгәдер каршы төшү. Язмыш белән бәхәсләшеп, без үсә бардык. М.Кәрим

2. и. мәгъ. к. бәхәс. Бәхәсләшүнең мәгънәсе юк иде. М.Әмирханов

Бәхәсләшә башлау Бәхәсләшергә тотыну . Шулчак урамдагы малай-шалайлар бик каты бәхәсләшә башлады. Р.Батулла

Бәхәсләшә бирү Бернигә карамыйча, бәхәсләшүне дәвам итү. Колхозчылар, берсен-берсе уздырырга тырышып, үзара бәхәсләшә бирде. Р.Айзатуллин

Бәхәсләшеп алу Кыска вакыт эчендә, аз гына бәхәсләшү. Дөрес, табында утырганда, алар кайчак бәхәсләшеп тә алалар. К.Латыйп. Шау-шулы укучылар төркеме тирә-яктагы табигатькә карап сокланырга да, ара-тирә бәхәсләшеп алырга да өлгерә иде. М.Насыйбуллин. Алар, кулларын болгап, нәрсәдер турында бәхәсләшеп алдылар. Р.Зәйдулла

Бәхәсләшеп бетү Бик нык бәхәсләшү; бәхәсләшү дәрәҗәсенә җитү. Үзебезгә репертуар туплаганда, Илнар, еш кына: «Нигә катлаулы җыр яздың? Моны кеше бер тыңлауда аңламый», – ди. Хәтта бәхәсләшеп бетәбез. Акчарлак

Бәхәсләшеп карау Бәхәсләшергә омтылу. --- бәхәсләшеп кара син Мочтакбай белән, гомерең буе ник туганыңа, нигә аның белән ядәч аерганыңа үкенеп бетә алмассың. Р.Батулла

Бәхәсләшеп китү Уйламаганда, кинәт бәхәсләшә башлау. Барысы да берьюлы диярлек кычкырып, бәхәсләшеп киттеләр. Ш.Бикчурин. Людмила Герасимовна белән бәхәсләшеп киттек. Ләкин аны ышандыра алмадым. Ф.Яруллин

Бәхәсләшеп тору Әле, хәзерге вакытта бәхәсләшү. Тикшерүче бәхәсләшеп тора алмый. М.Насыйбуллин. Кибетче бәхәсләшеп тормады... Ә.Мушинский. Яңадан туып, дигәндәй, эшли башлавына айлап вакыт үтмәгән килеш, «Әҗәл хәбәрчесе» белән күрешеп, бәхәсләшеп торырга әзер түгел иде әле ул. К.Кәримов

Бәхәсләшеп утыру к. бәхәсләшеп тору. Әллә онык-кызына җавап булды бу сүз, әллә председатель Сабир белән эчтән генә бәхәсләшеп утыра, Факиһәгә ул «мунча шулай кызу кирәк» булып аңлашылды. Р.Батулла

Бәхәсләшеп яту к. бәхәсләшеп тору. Одик белән Хак чөгә балыгы турында бәхәсләшеп яталар. Р.Сибат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә