БӘТИ и. 1. к. бәрән (1.) Менә шунда инде бәтине кем ашаганлыгы беленер. Ф.Яруллин. Сыерлар, бозаулар, сарыклар, бәтиләр, ерагайган саен, ак томанга уралып, күздән югалалар. А.Иванов. Ирекнең бакчасыннан ерак түгел бер сарык, ике бәтиен ияртеп, үлән чемченә. Ф.Садриев. Аязның әтисе кәҗә бәтие сатып алды. Н.Каштанов 2. с. мәгъ. Бәти йоныннан эшләнгән. Ничә елдан соң, менә хәзер, иягенә таянып, берьялгызы ян бүлмәдә утырганда, бәти йонлы кәвеш эчендәге аягы сыкрап куйды, бите чәнчеште. Ш.Рәкыйпов. Тәти бүрек эләкмәде, бәти бүрекне мин яратмыйм. Н.Исәнбәт |