БӘСЛЕ с. 1) Бәс сарган, өстенә бәс утырган . Кояш җирнең эченнән яктыртып тора бугай – бәсле агачлар аның нурлары сыман. Ә.Гаффар. Бәсле куакларны кошлар сарган. Ф.Мөслимова. Менә син дә бәсле тәрәзәдән сыкылы урманга карап утырасың. М.Рәфыйков 2) Бәсе булган, бәс катнашкан, шуның белән аралашкан. Томанлы, бәсле тын гына декабрь иртәсе иде. Таныш өянкеләр. Бәсле кышка карап тора Яшьле күз. Ф.Яруллин |