БӘСЛӘНҮ ф. 1) Бәс куну, бәс сару, бәс белән каплану. Саламның башы төнлә бәсләнсә, арыш яхшы булыр. Сынамыш. Үләннәр бәсләнгән, ә сукмак кырыенда яткан бер күл кырыйлары нечкә генә боз белән капланган иде. В.Обручев. Боларның баш, күзләре бәсләнгән, һәммә әгъзалары дерелди. Г.Ибраһимов

2) күч. Агару, чал төшү

Бәсләнә бару Тагын да күбрәк бәсләнү, бәсләнүе артканнан-арту

Бәсләнә башлау Бәсләнергә керешү. Миннән ике яшькә генә олы, чәчләр чигәдә генә бәсләнә башлаган. Г.Афзал

Бәсләнә төшү Беркадәр бәсләнү; тагын да бәсләнү

Бәсләнеп бетү Тәмам бәскә төренү. [Рәхим] Суыктан бәсләнеп беткән трамвайдан төште. А.Расих. Бичаракай тәмам бәсләнеп беткән, инде калтыраудан узган, үлеп бара иде. Р.Гаффар

Бәсләнеп тору Әле, хәзерге вакытта бәсләнгән хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә