БӘСӘРҮ II ф. Искереп, нык юкару, тузу (тукыма һ.б.ш. турында) . Бер кат бәсәргән шпагат белән аннан-моннан типчелгән кыска кунычлы бу итек аларның һәркайсына бик яхшы таныш. К.Нәҗми Бәсәрә бару Акрынлап бәсәрү, бәсәрүе артканнан-арту Бәсәрә төшү Азрак бәсәргән булу Бәсәреп бетү Тәмам бәсәргән булу. Һава бөркү булуга карамастан, ул кыршылып, бәсәреп беткән иске плащтан иде. З.Хәким Бәсәреп китү Азрак бәсәрү Бәсәреп тору Бераз бәсәргән хәлдә булу, бәсәргән булып күренү Бәсәреп яту Озак вакытлар дәвамында кирәксез ятып бәсәргән булу. Мәдрәсәдә унар ел бәсәреп ятып, күп ышкудан сүсәргән баудай булып калган ахмак шәкертләр шулай юньсез кылана. С.Поварисов |