БӘСӘРҮ I ф. 1) к. бәсләнү. Бәсәргән агачларны, ак наратларны, бүген тәмам гашыйк булган ак каеннарны кызгандылар бугай. А.Гыйләҗев. Йөзе күм-күк күгәргән, чәчләре тузган, күлмәге бәсәреп, шакыраеп каткан иде. Р.-Н.Гүнтәкин. Каты чык төшүдән, ул баш бәсәргән, аксылланган сыман. М.Пришвин

2) күч. Агару. Тырнак төпләре канаганчы, чигә чәчләре бәсәргәнче, шайтан таяклары белән сугышыр. А.Гыйләҗев

Бәсәрә бару Акрынлап бәсәрү, бәсәрүе артканнан-арту

Бәсәрә башлау Бәсәрергә керешү. Син, чигәләре бәсәрә башлаган өметле яшь журналист, кунак кабул итә беләсеңме? А.Гыйләҗев

Бәсәрә төшү Азрак бәсәргән булу; тагын да бәсәрү

Бәсәреп бетү Тәмам бәсәргән булу. Ишектән өс-башы бәсәреп беткән Шакир Галимуллин керә. Т.Миңнуллин

Бәсәреп калу Ниндидер сәбәптән, вакыттан соң бәсәргән хәлгә килү. --- тешләре һаман ап-ак булып күренеп тора, керфекләре бәсәреп калган, ак керфекле кызга әверелгән. Л.Гыйззәтуллина

Бәсәреп китү Бераз бәсәргән булу. Әмма мондый рәхәткә мин күп түзмәдем, очып чыктым бәсәреп киткән чоланга, йөрәгемне ачулана-ачулана... Р.Харис

Бәсәреп тору Бераз бәсәргән хәлдә булу, бәсәргән булып күренү

Бәсәреп чыгу Бәсәргән хәлгә килү. Рашатның мыеклары, яка очлары, бүреге бәсәреп чыккан иде. Ф.Садриев. Монда бытбылдык түшкәләренең сүле агу түгел, фирмач Гыйльминең дегет төсле кара сакалы бәсәреп чыкты, ап-ак булды. Р.Гаффар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә