БӘСӘРӘЮ ф. 1) Өстендә ак кунык барлыкка килеп искерү. Бәсәрәеп каткан сохарый, Мунчала чәйнәп тора. Г.Афзал

2) к. бәсләнү

3) күч. Күп тапкыр кабатлану, тапталу, актуальлеген югалту. Бәсәрәйгән фразалар

Бәсәрәеп бетү Бик нык бәсәрәю; тулысынча бәсәрәю. Ул күптән утыра, ахрысы, бүреге, калын мыегы ап-ак булып бәсәрәеп беткән. Ф.Садриев. --- нинди эше бар аның? Кырын ятып, шул радиосын, ниндидер бәсәрәеп беткән җыр язмаларын тыңлаудан башка. А.Хәлим

Бәсәрәя бару Торган саен ныграк бәсәрәю



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә