БӘС I и. 1) Җир өслеге 00 С ка кадәр суынганда, төн аяз һәм җиләс булып, җирдән җылы пар бәреп торганда, туфракта, үләннәрдә һ.б.ш. әйберләр өстендә барлыкка килә торган боз кристалларының калын булмаган катламы. Төнлә белән өй түбәләренә, капка башларына – бөтен җиргә җем-җем иткән ап-ак кырау төшә, агачларга бәс бәйләнә. Г.Бәширов. Бәс бозлары эрегән электр чыбыклары гүләүдән тынып калды. Р.Мирхәйдәров. Җиләкле аланнарны бәс сарды. К.Кәримов. Юньләп якмаганга, бүлмә һәрвакыт салкын була, ә бер почмакны бәс сара иде. Мирас

2) Һавада җиңелчә томан булып күренгән сыкы бөртекләре. Күктә йөзәдер Бәс белән томан. Дәрдемәнд

3) күч. кит. Чал; көмеш . Аның каракучкыл йөзенә, җыйнак кына җибәрелгән мыегына, ак бәс куна башлаган чәчләренә, иң мөһиме, якты нур бөркеп торган чем-кара күзләренә карап, Әнизә тагын бер уйлап куйды. Г.Гыйльманов. Күгәрченнәрнең чәлтерләре, сабый чагындагы шикелле, зәңгәр камәрдән чигелгән, ә менә чыпчыкларның күзләре бәс төртке белән бизәлгән булырга тиеш. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә