БӘРХЕ’Т ГӨЛ и. бот. Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан, үзенчәлекле исле, кызгылт сары чәчәкле, куак сыман тармакланып үсә торган бакча гөле; русчасы: бархатец. Әнә цехның бетон тартманы хәтерләткән яңа бинасы каршындагы түтәлләрдә --- фәкать кашкарыйлар, кызгылт сары бәрхет гөлләр генә балкып утыра. М.Маликова. Колорадо коңгызы латин чәчәге, бәрхет гөл --- кебек үсемлекләрне яратмый. Мәдәни җомга. Кара аю баланы куагы, бәрхет гөл исе корткычларны куркыта. Мәдәни җомга |