БӘРХЕ’Т АГАЧЫ и. бот. Рутачалар семьялыгыннан, үзенә хас исе булган каурыйсыман яфраклы, вак чәчәкле, җимешләре каты төшле кара төстә, кайрысы калын бөке катламыннан торган агач; русчасы: бархат, бархатное дерево. Монда субтропик урманнарның лианалары, бәрхет агачы (амур бәрхете) һәм башка көньяк үсемлекләре, себер чыршылары һәм карагайлары белән, барысы бергә үрелеп һәм аралашып беткән ---. География. Россиянең табигате |