БӘРХЕТ и. гар. 1. Уң ягы йомшак, куе төкле ефәк яки киҗе мамык тукыма. Ялтыравык кара буяу белән буялган, кызыл бәрхет белән тышланган утыргычлар. М.Юныс. Матбугатта габардин, коверкот, бостон, шевиот, драп, бәрхет ише чын табигый тукымаларны китте яманлау, китте яманлау! Р.Мирхәйдәров

2. с мәгъ. 1) Бәрхеттән эшләнгән, тегелгән. Озын гына буйлы җырчы хатын – үкчәләренә үк төшеп торган, чия төсендәге бәрхет күлмәктән. Р.Мирхәйдәров

2) күч. Йомшак; ягымлы. Ал бәрхет ирене Аз гына суланган. М.Җәлил. Юан, куе, бәрхет тавышлы иде ул [Мохтар Мутин]. Р.Батулла. Күмер исе таралган зәңгәрсу класс бүлмәсендә Мәскәү татарының көчле бәрхет тавышы яңгырап-яңгырап китә... М.Мәһдиев. Айзат уйнаган көйгә бераздан аның бәрхет тавышы килеп кушылды. Р.Вәлиев

3) күч. шигъ. Матур. Гомер язы – бәрхет яшьлек! Р.Фәйзуллин

◊ Бәрхет инкыйлаб Кораллы көчләр кулланмыйча гына хакимиятне алмаштыру. Нәтиҗәдә ил болганды һәм тулганды. Тагын бер селкенеп алу – 1991 елгы канкоешсыз бәрхет инкыйлаб кирәк булды. Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә