БӘРҮ ф. 1. 1) Аяк-кулны, башка әгъзаларны берәр нәрсәгә көч белән каты орындыру. Кулны бәрү. Башны бәрү

2) Сугу, суккалау; кыйнау; сугып салу. --- Таһир, бер селтәнүдә, аны идәнгә бәрде. М.Әмирханов // Көрәштә оста алым кулланып егу, аркасына салу; җиңү. [Николай белән Шәрәфи картның көрәшен карап торучылар:] – Бирешмә, Шәрәфи абзый! – Бәр таза гына! Ш.Камал. Куәт биреп торгангамы, Тубыктай батыр Карабаш батырны әйләндерде-әйләндерде дә, ниһаять, бәрде. М.Хәбибуллин

3) Кеше агымында, кысанда алга үткәндә эткәләү, төрткәләү. Сәгадәтне бәрделәр, суктылар, тагы артта калдырдылар. Г.Исхакый

4) Кулга тотып, берәр тарафка ыргыту. – Мә! – диде дә алдындагы өч-дүрт хатны [Габдулланың] битенә бәрде. Г.Исхакый // Ташлау, юк итү

5) сөйл. Ату, атып төшерү; өстен чыгу; юк итү (хәрби хәрәкәтләр вакытында). Арина, кара әле, безнең самолётлар тегеләрне бәрделәр. Т.Гыйззәт // Корал кулланып егу, ату, атып төшерү (аучылыкта). Бер бик матур кояшлы көнне иртә белән, ике урман тавыгы бәреп алганнан соң, мин урман авызына чыктым. А.Шамов

6) Һава агымы белән килеп орыну, бөркелү (җылылык, ут һ.б.ш. турында). Трактор тере җан ияседәй калтырана, аннан аркага җылы бәрә. М.Маликова

7) Көчле аңку (ис турында)

8) Сәламәтлеккә зыян китерердәй итеп, көтмәгәндә тәэсир итү. Хәлимгә ток бәргән кебек булды. Г.Гыйльманов

9) күч. Берәр органның авыртуы икенчесенең эшчәнлегенә тәэсир итү, икенчесенә күчү. Берсенең авыртуы аякка бәрә – атлап булмый кайсыбер көннәрне. З.Зәйнуллин. Аның күзләре әчетә, колагы шаулый, сулык-сулык, башына кан бәрә. Р.Кәрами. Ангина – бик начар авыру, ул йөрәккә дә, бөергә дә бәрә. Р.Хәбибуллина

10) күч. Тәэсир итү, йогынты ясау (исерткеч эчемлекләр турында). Әче бал пары бәрдеме --- караңгы төшкәч, Заһидулла лапас артындагы тирескә ятып елады. Р.Сибат. Коньяк башларына бәрде. М.Әмирханов. – Һәй! – диде Туктар, чүпрә суыннан тәмам кәефкә чумып. – Бәрмәгән кая ул. Х.Ибраһим

11) күч. Кинәт, көтмәгәндә көчле башлану (табигать күренешләре турында). Кинәт бәрде ямьле-тәмле, рәхәтле-ләззәтле, хәтта аңгырайтырдай яңгыр. Р.Сибат

12) күч. Каты бөртекләр белән кискен сугып яву. Тоз сыман каты, эре бөртекле кар яңгыры, шапылдап-шапылдап, берөзлексез киез түбәгә бәрде, бит-аркага бәрде, ат сыртларын камчылады. Н.Фәттах. Тәрәзәгә шык-шык бәреп, көзге яңгыр ява иде. Н.Гыйматдинова

13) күч. Кискен кагып-этәреп җибәрү. Дулкыннар, гөрс-гөрс килеп, ташларга китереп бәрәләр дә кире чигенәләр. М.Әмирханов. Идел үзенең йомшак дулкыннарын бетонга төренгән яссы ярга чәпелдәтеп бәрә дә бәрә. Р.Кәрами

14) күч. Астан өскә көчле агым, ташкын булып агып чыгу // Көтмәгәндә саркып үтеп керү, бүленеп чыгу. Маңгайга салкын тир бәрү

15) күч. сөйл. Һөҗүм итү. --- немец оборонаны өч катлы итеп төзегән булса кирәк, һөҗүм җиңел булмаячак. Әгәр дә менә коры үзәннән килеп бәрсәк ---. Х.Камалов

16) күч. Каты, турыдан, яшермичә әйтү, сөйләү. Мондый [үземә ошамаган] мәсьәләдә минем дуслык-танышлык юк. Мин турыдан бәрәм. А.Шамов. Кешенең чыраена бәреп, син – шымчы дип әйтеп буламыни? М.Маликова

2. рәв. мәгъ. 1) Каты, кискен; тупас рәвештә. Шул арада, казарма ишеген бәреп, Насрый чыкты. Ш.Камал

2) Кискен, интенсив, көчле агым булып. Бу кеше, ишек ачылу белән тыштан бәреп кергән суыкның басылганын көтеп, бераз бер урында басып торды да табын тирәсендә утыручыларга карап сәлам бирде. М.Гали

3) күч. Яшермичә, турыдан-туры . Дасаев берсендә тыелып кала алмады: « Мартук Мәскәү түгел әле», – дип, бәреп әйтте. Р.Мирхәйдәров. Хәзер син барысына күз йомасың, ә соңыннан бәреп әйтәчәксең. Г.Әпсәләмов

◊ Бәреп егу 1) Урыныннан алу, эш башыннан төшерү. Бөтен Путилов заводы эшчеләре Керенскийны бүген яисә иртәгә бәреп егарга торалар. Ш.Камал; 2) Күпкә яхшырак, өстенрәк, шәбрәк булу. Әле хәзер дә ул [җырга оста карчык] кайбер артисткаларны бәреп ега. Ш.Хөсәенов. Бәреп үтерү (үтередәй булу) тирг. Бик каты ачуланганда, куркытып, янап әйтелә торган сүз. Йә икебез дә армиягә язылабыз, йә мин сине бәреп үтерәм, дидем. Ф.Сафин

Бәреп алу 1) Җиңелчә бәрү, тидерү. Аширов, хәрбиләрчә, үкчәләрен үкчәгә бәреп алды. Ә.Мушинский. --- ул үзенең авыр чүкече белән тимергә дүрт тапкыр суга да, чүкечен күтәрмичә генә, кулын ял иттереп, сандалын өч тапкыр бәреп ала. М.Мәһдиев

2) күч. Тиз арада, аз гына уйнап алу. Әйдә, менә теләсәң, карта бәреп алабыз. Ф.Әмирхан

Бәреп җибәрү Кинәт, көтмәгәндә бәрү; читкә этәрү. Әтинең: – Җебегән! – дип кычкыруы булды, сәнәк белән бәреп җибәрүе булды. Абый дөпелдәп ишегалдына килеп төште. Г.Бәширов

Бәреп керү 1) Кискен рәвештә башланып китү, башлану, барлыкка килү. Билгесез яңа дөнья кошчыкның җайлы, яшерен оясына ташкындай бәреп керде. Н.Сладков

2) Көтмәгәндә һөҗүм итү. Шуңа алар Чехословакиягә бәреп керде. А.Гыйләҗев . Биредәге тау сукмакларын биш бармагыдай яхшы белгән әфган мөҗәһитләре, күрәсең, кинәт кенә бәреп кергәннәр. Р.Низами

Бәреп тору 1) Бертуктаусыз, өзлексез бәрү. Вак ташларны уйнаклатып, чишмә бәреп тора. К.Нәҗми. Якорь берничә секунд, доң-доң китереп, бортка бәреп торды. Ф.Шәфигуллин. Бу матурлык сулмасын өчен, шул матурлыкның – халык матурлыгының чишмәләре бәреп торырга тиеш. М.Хуҗин. Анда – диңгез төбендә бик көчле чишмәләр бәреп тора икән. Могҗизалар энциклопедиясе

2) Җил нык сизелү, беленү. Егетнең йөзеннән, бөтен торышыннан үзенә шундый ныклы ышаныч, шундый килешмәүчән кискенлек бәреп тора иде. Г.Бәширов

Бәреп төшерү Хакимият башында торучы(лар)ны, властьны алып ташлау. Менә шушы катлау кешеләре теләсә кайсы хакимиятне бәреп төшерергә сигнал гына көтә. Р.Мирхәйдәров

Бәреп чыгару 1) Кирегә этү, тышка чыгарлык итеп бәрү. Ниндидер каты токым бурны кирегә этәрә, бәреп чыгарырга теләгәндәй, сиртмәләндерә. Ә.Айдар

2) күч. Куу. Өч арада күзгә күренми торган пружина кысылган, әгәр урынсызга ялгыш сүз ычкындырсаң, шул пружина кунакны бәреп чыгарыр сыман. К.Кәримов

Бәреп чыгу 1) Һәрберсенә, бер-бер артлы бәрү

2) Көтмәгәндә, көчле ташкын булып, астан – өскә, эчтән тышка бәрү. Җир астыннан, бик ерактан бәреп чыккан кара фонтан. Г.Афзал. Баягыдан да көчлерәк һәм ачыграк яңа тавыш өйдән тышка бәреп чыкты. М.Кәрим. Аның күңеле тулды, чынлап та, күзләреннән берничә бөртек яшь бәреп чыкты. Г.Гыйльманов

Бәреп яту Әле, хәзерге вакытта бәрү; билгеле бер вакыт дәвамында бәрү. Анда тәгәрмәч төпләреннән, ягъни боз арасыннан, фонтан булып, су бәреп ята! Э.Касыймов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә