БӘРТӘС и. фин-угор зоол. Карпсыманнар отрядыннан, төче сулыкларда яши торган, йөзгеч очлары кызгылт төстәге, ялтыравык тәңкәле балык; русчасы: язь. Гадәттә, мурдага чуртан, алабуга, бәртәс, сыла балыклары керә. Р.Сибат. Көймәдән төшкән кеше көрән сыртлы сулакларга, кызыл канатлы бәртәсләргә кәефләнеп карап торды ---. Ә.Гаффар. Дөрес, алар – бармак буе чуртаннар, нәни генә ялтыр бәртәсләр, олырак сәдәф кадәрле алтынсу кәрәкәләр генә әле. Р.Сибат |