БӘРЕЛҮ ф. 1. 1) Берәр нәрсәгә көч белән килеп сугылу, орыну. Мескен кошчык бәрелде, харап булды, дип торганда гына, тургай канатларын җәеп җибәрде дә солы арасына әкрен генә килеп төште. И.Гази. – Диңгездә йөзгәндә тормышны шулкадәр ачык, җаваплы итеп тоясың, ул синең һәр күзәнәгеңә бәрелеп үтеп торган шикелле, – дидем мин. М.Юныс. Әмма егетнең башы нык бәрелгән. Г.Гыйльманов 2) Сизү органнарына кискен тәэсир итү. Котелогыннан Бу күтәрелә, Борычлы ашның Исе бәрелә. Ф.Кәрим. Биткә пешереп ала торган һава дулкыны, ком, балчык бураны бәрелде. Ш.Рәкыйпов. Корт чаккандай башын борып, читкә сикергәндә, аның борынына таныш ис бәрелеп калды. Н.Гыйматдинова 3) күч. Ачулану, авыр сүз әйтү. Ләкин аңа каты бәрелүдән курка, ничек тә кәефен бозмаска тырыша. Ә.Еники. Әбисенең аңа болай каты бәрелгәне юк иде әле. М.Әмирханов 4) күч. Күңелгә авыр тәэсир итү. Бу тавышлар Габдулланың тагын бәгыренә бәрелеп, аның тагын кызгану хисен уятты. Г.Исхакый 2. и. мәгъ. к. бәрелеш. Бәрелүне оештыр, һәм, кешеләр аңына килгәнче, ычкын, диде. Т.Галиуллин. [Табындагыларның] Сүз елгасы самолётларның егылуы, поездларның бәрелүе, газларның шартлавы, җирләрнең тетрәве кебек утрауларга кагылып узды. Ф.Садриев 3. бәрелеп рәв. мәгъ. Күкрәккә-күкрәк, кара-каршы. Менә алар, ике көндәш, бер-берсенә бәрелеп үк басып торалар. Н.Гыйматдинова Бәрелә төшү Бераз, җиңелчә бәрелү Бәрелә язу Чак кына бәрелми калу. Рәфис, икенче бүлмәнең тәмәке төпчекләре дә себерелмәгән ишеге төбендә, өйдән чыгып килүче, ябыгып, коры сөяккә калган, Хәдиснең хатыны Нәсимәгә бәрелә язды. А.Вергазов Бәрелеп алу Тиз генә, бик кыска вакыт эчендә бәрелү. Тәрәз рамнарының шак итеп бәрелеп алуы, идән сайгакларының шыгырдап куюлары гына, бүлмәдә кемдер йөри, дигән шик тудыра. Д.Гайнетдинова Бәрелеп бетү Берничә җирдән яисә берничә тапкыр бәрелү Бәрелеп йөрү Анда-монда бертуктаусыз бәрелү. Киң күкрәкле, ялтырап торган соры йонлы зур дустыбызга әйләнде. Аның анда атылып, монда бәрелеп йөрүен күргәч, икебез дә сөендек. Г.Мөхәммәтшин Бәрелеп китү Нәрсәгә дә булса аз гына кинәт бәрелү, бәрелергә өлгерү. Корылмага, гөрселдәп, боз бәрелеп киткәндә сискәнеп куябыз. М.Юныс. Рәфитнең борынына көлдә пешкән бәрәңге исе бәрелеп киткәндәй булды. Р.Бәшәр Бәрелеп кую Кинәт бәрелү. Тәрәзә төбендәге сәрби куагы талгын җилдә тибрәлә, аксыл сары чәчәкләре пыялага бәрелеп куя. Ф.Латыйпов Бәрелеп тору 1) Бертуктаусыз, әледән-әле бәрелү. Битемә җиңел генә җилләр бәрелеп торды. Р.Фәизов. Бөтенесе кара янган, бөтенесенең кулы бирчәйгән, һәрберсеннән чыршы сагызы исе бәрелеп тора. М.Мәһдиев 2) Әле, хәзерге вакытта бәрелү. Зәвыксызлык та күзгә бәрелеп тора. Р.Мирхәйдәров. Гүзәллеге, тазалыгы күзгә бәрелеп тора иде. Н.Фәттах Бәрелеп узу Узышлый бәрелү. Берсе хәтта, ачыктан-ачык тупаслык белән, Таһирга бәрелеп узды. М.Кәбиров. Кемнәргәдер бәрелеп узды, кемнәрдер аны ачуланып калды. А.Әхмәтгалиева Бәрелеп үтү к. бәрелеп узу. Әллә кайдан гына килеп чыккан дуамал җил агач башларына орылып, бәрелеп үтте. Г.Сабитов |