БӘРЕЛЕШҮ ф. 1) урт. юн. Ике яки аннан да күп нәрсәләр бер-берсе белән бәрелү, тиешү. Тегеләр янына барганда, бизгәк тоткан кеби, тешләрем берсенә берсе бәрелешеп сөйләшәләр иде. Г.Исхакый. Машиналар бәрелешү

2) Кыйнашу; көрәшү; сугышу. Үрмәкүч белән чебен бәрелешкәндә, көрәш ничек тыгыз, киеренке булса, монда да шулайрак иде. Таныш өянкеләр

3) Бәхәсләшү, ызгышу, талашу

Бәрелешеп алу Кыска вакыт аралыгында яки җиңелчә генә бәрелешү. Ул иртән әнисе белән бәрелешеп алды, укырга кермим, тизрәк эшкә урнашам, ди. М.Юныс

Бәрелешеп бетү 1) Әледән-әле я берничә тапкыр бәрелешү

2) Бик каты бәрелешү

Бәрелешеп килү Билгеле бер вакыт дәвамында, эзлекле рәвештә, һаман саен бәрелешү

Бәрелешеп тору Даими рәвештә, әледән-әле бәрелешү. Хәзәр иле һәм Болгарстан икесе дә Бөек Идел юлында урнашкан, һәм аларның мәнфәгатьләре һәрвакыт бәрелешеп торган. Р.Хәкимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә