БӘРЕЛЕШ и. 1) Сугыш, көрәш. Кариб диңгезе култыгының яр буйларын --- күрсәтеп, кайда нинди бәрелешләр булганын, күпме дошман үтерелгәнен сөйләп йөрделәр. М.Маликова. Ниһаять, без бөек бәрелешләрдә алар, яулап, безнең кулга тоттырган бөек бәхетнең, икмәкнең кадерен аңлау өчен дә үткәннәрне белергә тиеш. Х.Сарьян. Узган атнада шәһәрдәге җинаятьчел төркемнәр арасында янә канлы бәрелеш булды. М.Маликова 2) Талаш, бәхәс. Яшьлек белән яшьлекне чагыштыру кешеләр арасындагы бик күп бәрелешләрнең сәбәбен фаш итә. К.Кәримов. Инсанияттә әнә шул вакыттан бирле бәрелеш бара. Р.Сибат. Эштә вакытта да кешеләр белән бәрелешкә керү, аларны үзе әйткәнчә күндерү, сындыру аңа көч бирә. Ф.Садриев 3) Авария. Ослан тавындагы машиналар бәрелешенең – булырга тиеш һәлакәтнең – күптәннән уйланылган бер гамәл икәнен киллер-шофёр һәм тагын берничә кеше генә белә иде. Т.Галиуллин |