БӘРЕЛӘ’-СУГЫЛА рәв. 1) Кат-кат, өсте-өстенә бәрелеп. --- пенсия яшендәге авыр гәүдәле әби, коридордан барганда да, ике як стенага бәрелә-сугыла, алпан-тилпән, кыскасы, бик авыр атлый. З.Хөснияр. Тутый исә читлек рәшәткәләренә бәрелә-сугыла чыркылдады да чыркылдады. Г.Гыйльман 2) Ашыгып, кабаланып. – Инә-әй! – Рәхимҗан, йокысыннан да айнып бетмәгән килеш, аягына зур галошлар элеп, бәрелә-сугыла, абзарга йөгерә. А.Әхмәтгалиева |